«Оятлары да юк…»

Блогер «Башкирская домохозяйка» ни өчен ир-егетләрне сүгә?

Блогер Миләүшә Шәйхелисламова үзенең сәхифәсенә язылучы ир-егетләрнең әдәпсез тәкъдимнәре турында сөйләгән.

Ул, мондый тәкъдимнәр мине уңайсызландырып кына калмый, ә ачуландыра да, дигән. Ирләрнең профильләрен карап чыкканнан соң, ул аларның күбесенең өйләнгән икәнен ачыклаган.

«Ә бит бу ирләр үзләренең шәхси аккаунтларыннан әдәпсез тәкъдимнәрен язарга курыкмый. Һәм бу сәхифәләрдә хатыннарының һәм балаларының фотолары урнаштырылган. Оятлары да юк икән!» – дип аптыраган блогер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-15/oyatlary-da-yuk-3645541

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле