Коточкыч янгын: ана кеше дүрт баласы белән урамда калган

Норлатта күп балалы гаилә янгын аркасында тораксыз калган. Фаҗига Спартак урамындагы йортта була.

Янгын сүндерүчеләр янгын урынына тиз килеп җитә алмаган, чөнки йортка бара торган урам юлы кар белән күмелгән була.

Шаһитлар сөйләвенчә, гаиләнең бөтен әйберләре янып беткән. Ана кеше документларны алырга өлгерә һәм ут эченнән дүрт баласын алып чыга. Хәзер гаилә мәктәптә урнаштырылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135222/

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле