“ГДР” сериалын ябык тәкъдим итү: “Слова пацана” фильмы кебек популярлык казанырмы? [видео, фотолар]

-- Лейла

Казанның «СМЕНА» заманча мәдәният үзәгендә Tele2 һәм WINK компанияләре берлегендә төшерелгән «ГДР» яңа сериалын тәкъдим итү кичәсе узды. «ГДР» сериалы 80нче еллар ахырында Мәскәү һәм Берлин шпион-разведчикларының катлаулы мөнәсәбәтләре хакындагы драма.

Әлеге тарих — кино сәнгатен сөючеләрне генә түгел, ә тарихи әсәрләр белән кызыксынучыларны да битараф калдырмаячак, чөнки сериал чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән; Михаил Горбачев, аның хатыны Раиса Горбачева, Борис Ельцин кебек танылган тарихи шәхесләр дә чагылыш таба.

Әсәрне тәкъдим итү кичәсендә сериалны төшерүдә кулланылган ресурсларның саны да яңгырады: 816 уен автомобиле, 10 самолет; 363 каскадер, 100дән артык рәссам һәм декоратор, Россиянең, Төркиянең һәм Белоруссиянең 15 шәһәре катнашкан.

«Время кино» дирекциясе җитәкчесе Альбина Нафигова сүзләренә караганда, классик тарихи драмаларны кинотеатрларда тарату бик авыр, шуңа күрә кинематография белгечләре тарихка кагылышлы әсәрләрне тарату өчен интернеттагы төрле платформаларларга мөрәҗәгать итәләр.

— Халык озын текстлар укып утырырга ялкаулана, аларның фильмны караганда ук аңлап карыйсылары, андагы вакыйгаларга төшенәселәре килә. Кино – кешенең аңын формалаштыруда массакүләм чара, шунысын да әйтергә кирәк, монда яхшысы да начары да керә, – диде ул.

«Волга» Tele2 макрорегионы директоры Алексей Сидоров сүзләренчә, Казан зур һәм бик матур шәһәр, биредә Көнчыгыш белән Көнбатыш очраша, төрле кызыклы мәгълүмати мәйданнар ачыла, сәнгатьне бәяләүче халык яши.

— Яңа сериалны тәкъдим итү кичәсенең Идел буе регионыны буенча нәкъ менә Казанда үтүе дә очраклы түгел. Ә сериалга килгәндә, гомумән, Русия киносы бик кызыклы чорда: көчле конкуренция вакытында актив үсеш кичерә, — диде Алексей Сидоров.

“ГДР” сериалының ябык тәкъдим итү кичәсенә килгән кунакларга әсәрнең 2 сериясен күрсәткәннән соң оештыручыларга бер-бер артлы сораулар яудырылды. Әлеге сериал күптән түгел шушы ук авторлар тарафыннан чыгарылган “Слова пацана. Кровь на асфальте” фильмы кебек популярлык казанырмы? Нинди аудиторияны колачлар? Төп герой белән алга таба ни булачак? Тагын нинди күренекле тарихи шәхесләр чагылыш табачак?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны без барыбыз да фильмны караганнан соң беләчәкбез! Монда басып карарга була: https://wink.ru/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле