Бәбәй көтәләр…

Күптән түгел туй ясап халыкны таң калдырган 54 яшьлек Айсылу Чижевская яшь ире Даниил белән «Россия-1» телеканалында «Прямой эфир» тапшыруында катнашты.

Тәүдә алар сатып алырга теләгән искиткеч затлы зур йортларын күрсәтте. Ике йортны карадылар да берсендә тукталдылар. Бик зиннәтле, бөтен җиһазлары белән, әллә ничә йөз квадрат метр.

Аннары пар бала көтүләре турында хәбәр итте. Айсылу белән ире табиб янына ЭКО ясатырга килүен күрсәттеләр. Бу процесс вакытында Айсылу иренең янында булуын теләгән иде дә, әмма табиб «бала туганда янәшә булыр, ә хәзер икәү генә калабыз, бу – интим процедура» дип белдерде.  

«Кемгә охшавы мөһим түгел. Мин аның сәламәт булып тууын, безне көн саен куандыруын телим», – диде яшь ир.

« Әнием янәшә юк, әтием белән әнием минем ничек бәхетле булуымны күрә алмады», – диде Айсылу Чижевская.

Тапшыруда шулай ук Даниилның әти-әнисе исән икәнлеге билгеле булды. Аны ирнең үги әнисе әйтте. Даниил анда сеңлесе белән күреште, бик дулкынланды, күзеннән яшьләр чыкты. Боларын Айсылу белмәгән булып чыкты. Хатын исә иреннән тагын бер авыру баласы барлыгын яшергән. Бу хакта баланың нянясы җиткерде.

Менә шундый хәлләр. Әле Айсылуга- 54, Даниилга 23 яшь.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-20/b-b-y-k-t-l-r-3651121

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле