«Синең кай җиреңә тиде соң ул снаряд?»

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән артист дусты Рифат Зариповның Ырынбурдагы концертына килгән. Зал торып баскан.

Рифат Зариповның туган ягындагы концертына СВОдан яраланып кайткан дусты Фикрат килгән. Җырчы аны: «Ырынбур егете, якташыбыз, Салават абый Фәтхетдинов төркемендә бергә эшләгән идек», – дип таныштыргач, яугир сүз алган:

— Бик зур рәхмәт барыгызга да! Утырыгыз инде, – дигән ул. – Хөрмәтле тамашачылар, бу чәчәксез менде дип уйламагыз инде. Рифатның «Тип, йөрәгем» дигән җырын ишеткән булсагыз, аның авторы мин идем. Әле һаман акчасын түләгәне юк. Шуңа күрә мин концертларга чәчәксез киләм, брат. Узган ел шундый хәлгә калгач, Рифат белән Салават абый шалтыраттылар. Рифат: «Соң синең кай җиреңә тиде соң ул снаряд?» – ди. Ә мин ятам, хәлем юк. Шуннан бу миңа мәзәк сөйләргә тотынды. «Теге дөньяга эләккәннәр… – дип башлады сүзен. – Теге дөньяга эләккәннәр, ди, әби белән бабай. Әби әйтә, ди, бабайга: «Кара әле, нинди матур! Оҗмахка эләктек», – дип әйтә, ди. Бабай да карап тора, ди. Матур икән инде, хур кызлары да бар икән. Шуннан соң бабай әбинең башына «шап» иттереп берне биргән. «Ни өчен бирдең?» – ди икән әби. «Синең «сәламәт яшәү рәвеше»ң булмаса, без күптән монда эләгергә тиеш идек инде», – дип әйткән, ди бабай.

Былтыр Ырынбурда булган концертның акчасын Рифат миңа госпитальгә җибәрде. 257 мең сум. Зур рәхмәт, дустым, менә мондый кешеләрне халык белергә тиеш», – ди солдат.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2024-02-24/sine-kay-ire-tide-so-ul-snaryad-3656224

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле