Миа ясалма интеллекты Теле2 мобиль операторының элемтә сыйфаты белән идарә итүен күрсәтте

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы яңа реклама видеосында элемтә үсеше тарихын күрсәтте һәм аның кеше тормышында нинди мөһим роль уйнавын ассызыклады. Tele2 үз сайтында аңлаешлы визуаль чишелешләр ярдәмендә катлаулы технологик процессларны аңлатты. Оператор контрольдә тоткан алгоритмнар ярдәмендә абонентлар элемтә сыйфаты өчен борчылмаска мөмкин.

Tele2 сайты кулланучысы Миа ясалма интеллект белән очраша. Кулланучы барлык технологик процессларның үзенчәлекләрен белмәскә дә мөмкин. Ә ясалма интеллектның элемтә үсешендә, аның сыйфатын яхшыртуда һәм челтәргә йөкләнеш белән идарә итүдә ничек катнашуы турында күзаллау төзи ала. Махсус технология база станцияләре арасындагы нагрузканы барлык абонентлар арасында өлешләп бүлеп бирергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле сез ниндидер массакүләм чараларда катнашканда да тотрыклы интернет белән куллана аласыз.

Tele2 клиентлар базасы үсә ул 2022 ел нәтиҗәләре буенча, MVNO «Ростелеком» белән бергә, 48,1 млн абонентны тәшкил итә. Big data мәгълүматлары буенча, 2023 ел нәтиҗәләре буенча социаль челтәрләрнең, мессенджерларның, банкларның, маркетплейсларның, стримингларның һәм музыка тыңлау өчен кушымталарның уникаль кулланучылары саны 17%ка, ә 2022 ел башына карата 69%ка арткан. Диджитал-аудиториянең үсешен исәпкә алып, оператор база станцияләрен модернизацияләү өстендә өзлексез эшли, ә ясалма интеллект бу нагрузканы алар арасында үзе үк бүлеп эш итә. Оператор мегаполисларда да, кечкенә торак пунктларда да челтәрне сыйфатлы куллануны һәм тотрыклы элемтә сигналын тәэмин итә.

Әлеге кампания кысаларында Tele2 махсус видеоролик чыгарды һәм кеше өчен һәрвакыт мөһим булган элемтәнең үсешен күрсәтте. Аралашуның төрле ысуллары булган, ул үсеш алган һәм үзгәргән, ләкин кешеләргә һәрвакыт бер-берсе белән сыйфатлы элемтә булуын тәэмин иткән. Роликта төп герой — Tele2 Боссы, ә ул тамашачыларга күптән билгеле, иң борынгы кешеләр арасына эләгә һәм сигнал утын кабызып җибәрә. Ул ут алга таба күгәрчен почтасына әверелә. Элемтә эволюциясенең чираттагы этабы – телеграф төзү, үсешнең соңгы баскычы – телефон, ә эволюциянең иң югары ноктасы дип оператор үзенең ролигында смартфонны атый. Бүгенге көндә югары элемтә сыйфатын тәэмин итү өчен җитәрлек тизлек һәм интернет тотрыклылыгы, шулай ук нагрузканы кирәкле база станцияләренә бүлү кирәк. Ә бу процессларны Tele2 да ясалма интеллект (ИИ — искуственный интеллект) тәэмин итә. Миа ясалма интеллектын кулланучылар роликта гына түгел, сайтта һәм «Минем Tele2» кушымтасында да күрә ала.

Tele2 турында белешмә

Tele2 – Россиядә 2003 елдан бирле эшләүче мобиль элемтә операторы. Бүген компания илнең 69 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә хезмәт күрсәтә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең абонент базасы 48,1 млн кулланучыны тәшкил итте (MVNO «Ростелеком»ны исәпкә алып). Tele2 продукт портфелендә физик затлар өчен дә, корпоратив клиентлар өчен дә гади һәм уңайлы тәкъдимнәр бар. Оператор хезмәтләрнең югары сыйфатын һәм клиент сервисының яхшы дәрәҗәсен гарантияли.

Tele2 мобиль операторы NPS (Net Promoter Score) индексы буенча телеком-тармагында – лидер. 2022 ел нәтиҗәләре буенча NPS күрсәткече иң якын көндәш нәтиҗәсеннән 10 п.п. артыкдип билгеләнде. lifestyle enabler стратегиясен тормышка ашырып, Tele2 операторы телеком кысаларыннан чыгып, яңа мобиль сервислар экосистемасын булдыра. Башка тармак компанияләре белән партнерлыкта оператор инновацион продуктлар тәкъдим итә, алар абонентларның өстенлекләрен чагылдыра һәм аларның яшәү рәвешен хуплый.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле