Айгөл Бариева күңелсез хәбәрен җиткерде

Айгөл Бариева инстаграмдагы (Россиядә тыелган социаль челтәр) сәхифәсен югалткан.

«Кадерле дуслар, күңелсез яңалыкларым бар (бәлки, бу кемнедер сөендерер). Минем социаль челтәрдәге сәхифәмне «взломали». Бик кызганыч, Линарым белән төшкән иң күп фото һәм видеолар шунда иде. Бик күп сәяхәтләребез, истәлекле мизгелләр. Менә шунысы аеруча жәл, аларны кат-кат карый идем.

Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай яхшырак дип тапкан. Хәерлегә булсын.

Хәзер сезнең белән биредә – телеграмда гына булачакмын. Мине югалтканнар бирегә керсеннәр, әйтегез, зинһар өчен. Терәк булуыгыз өчен рәхмәт. Югалмыйк», – дигән җырчы.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/aigol-barieva-kunelsez-yanalyklarym-bar-5864497

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле