10 яшьлек бала саксызлык белән онытып калдырылган коралдан һәлак булган

Баланың үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Приморьеда 10 яшьлек бала игътибарсыз калдырылган коралдан һәлак булган. Күзәтчелек ведомствосыннан хәбәр ителгәнчә, көндез малай әтисе белән Дальнегорск урманына барган. Әтисе урман йортына кереп киткәч, малай кулына килеп эләккән корал атып җибәргән.

Баланың күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. Ул “Ашыгыч ярдәм” машинасында һәлак булган. “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135990/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday



Бәйле