«Гаилә беренче урында булырга тиеш бит…»
«Исәнмесез. Бүген күршемә кердем дә, аның сөйләгәннәреннән шаккаттым. Олы кеше инде, берәр группага язып, киңәш сорый алмыйсыңмы, ди.
Ире өйдә иде, балалар да зур түгел, ин өлкәне мәктәп тәмамлый. Тагын 2 кечкенәсе бар, укыйлар, ничәнче класс икәнен белмим. Күчеп кайттылар болар. Кайткач та бер хатын белән сөйләшә башлады, ди. Нишләп шундый икән бу ирләр, өйдәгеләргә карата бик үзгәрде, ди. Теге хатынга «кадерлем» дип сөйләшә, ди. Ничек чит кеше кадерле була ул, гаилә бит беренче урында! Гомер буе гаилә дип яшәгәч, бик авыр, ди.
Ул хатынга гел «алтыным, яратам» дип яза, ди, тегесе дә «бердәнберем, мин дә сине бик яратам» дип яза, ди. Ир белән хатынга 50 яшь. Җавап язучыга бик зур рәхмәтле булыр идем».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-27/irem-hatlar-yaza-3658728 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday