Иртәнге ашка күпме йомырка ашарга мөмкин?

Иртән күп дигәндә 2 йомырка гына ашарга мөмкин.

Табиблар әйтүенчә, өч һәм аннан күбрәк йомырка ашау йөрәк-кан тамырлары авыруларын 60 процентка арттырырга мөмкин. Төп сәбәбе – кан тамырларында холестеринның зур микъдарда утыру ихтималы. Шул ук вакытта, йөрәккә авырлык китерүдән саклану өчен, иртән бер үк вакытта йомырка да, шоколад та ашамау хәерле.

“Иртәнге аш өчен кулай йомырка күләме кешенең шәхсән үзенчәлекләренә, тормыш рәвешенә һәм сәламәтлегенә бәйле. Кайберәүләргә хәтта 3тән артыграк йомырка ашап куюның да зыяны булмаска мөмкин. Әмма күпләргә бер яки ике йомырка бик җитә”, – дигән фикердә диетологлар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/135987/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле