«Бывшийлар» белән ничек?

Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге дуслары сорауларына җавап биргән.

Аңа элек очрашып йөргән егетләре турында да сорау биргәннәр. Алар белән аралашу-аралашмавы кызыксындыра күпләрне.

«Исәнләшәм», — дип җавап биргән Гөлназ.

Аннары үзе турында кызыклы фактлар китергән.

«Сарык ите яратмыйм. Кер юу машинасын берничә тапкыр эшләтеп җибәрәм. Кола яратам. Студиядә һәм концертларда гына җырлыйм, өйдә җырламыйм. Өйдә берничә тапкыр киемемне алыштырам. Телефоннан сөйләшергә яратмыйм».

Күптән түгел ерттырган аркасына килгәндә, ярасы инде төзәлеп килә икән.  

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-26/byvshiylar-bel-n-nichek-3658452


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле