Салымны 13тән 25 процентка кадәр арттыралармы?

Дәүләт Думасының Көндәшлекне саклау буенча комитеты башлыгы Валерий Гартунг һәм “Справедливая Россия – За правду” фракциясе лидеры Сергей Миронов Россиядә физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 25 процентка җиткерүне күздә тоткан закон проектын әзерләгән.

Документта НДФЛны салым түләүченең кереме үсүгә карап арттыру күздә тотыла. Әйтик, теге яки бу кешенең кереме елына 5 миллионнан артмаса, НДФЛ 13 процент тәшкил итәчәк. 5 миллионнан 24 миллионга кадәр булса – 15 процент, 24 миллионнан 200 миллионга кадәр – 18%, 200 миллионнан 500 миллионга кадәр – 20%, 500 миллионнан артыграк керем өчен – 25% булырга мөмкин.

НДФЛ буенча өстәмә акчаларны федераль бюджетка күчереп, соңыннан медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен төбәк бюджетларына җибәрү тәкъдим ителә.

Чыганак: https://iz.ru/1656063/2024-02-27/v-rossii-predlozhili-vvesti-stavki-ndfl-ot-13-do-25


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле