«14 яшьтә үги бала булуымны белдем…»

«Үз-үземә кул салырга уйлаган идем… Көтмәгәндә әти кайтып керде…»

«Безнең гаилә күпләргә идеал булып күренә иде. Әти бер оешмага эшкә керде дә акрынлап булса да карьера баскычы буенча күтәрелә башлады. Әни мәктәптә укытучы булып эшли. Минем үземнән 10 яшькә кече сеңлем дә бар. Безнең өйдә һәрвакыт тынычлык, ялларны бергә үткәрәбез. Сеңлем әнигә бик охшаган. Шундый ук коңгырт күзле, шундый ук чәчле, хәтта авыз чите белән генә елмаеп куюы да әнинеке инде. Ә менә мин беркемгә дә охшамаган. Әйе, кайсыдыр ерак туганына охшап, үз әти-әнисенә охшамаган балалар күп, мин дә шулар рәтенә керәмдер инде. Әти еш кына үсә-үсә аңа охшаганымны әйтсә дә, бу хәзер миңа көлке кебек кенә.

Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Үсмер еллары, барысын да татып карыйсы килә бит. Юк, без малайлар белән эчеп тәртипсезлекләр кылып йөрми идек. Ә менә беркөнне шулай да тәмәкене татып карырга булдык.

Кич иде. 4 малай велосипедлар белән бер тыкрыкка туктадык та кабызып җибәрдек. Үзебез көләбез, безгә рәхәт. Шул вакыт күршедә яшәүче бик усал әби килеп чыкты. «Абзарымны яндырасыз бит инде», — дип безне куа башлады. Без район үзәгендә яшибез, биредә мал караучылар да бар. Шунда әллә каян икенче әби киеп чыкты. «Теләсә кайдан бала алып кайталар да, әти-әнисенең кем булуын да белмиләр. Аннары үсә шундый хулиганнар!» — дип сөйләнде берсе миңа караш ташлап.

Бу сүзләр миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Бу сүзләрне иптәшләрем дә ишетте бит әле. Мин күзләремдәге яшьләрне күрсәтмәскә тырышып, тизрәк өйгә кайтып киттем. 14 яшьлек баланың бу вакыта башында нинди уйлар булганын күз алдына китерәсездер. Хәтта үз-үземә кул салырга да уйладым. Тик бу вакытта әти кайтып керде. Ул эшнең нидә икәнен аңламады. Кызганычка каргшы, шул көнне биологиядән «3»ле дә алган идем. Әтидән нык кына эләкте.

Төне буе йоклый алмадым, әллә ниләр турында уйладым. Икенче көнне мәктәпкә дип чыгып киттем. Билгеле, мәктәпкә бармадым. Мине аннан кайтыр вакыт җиткәч кенә эзли башлаганнар. Кич булды, ә мин һаман атлавымны беләм. Ерак түгел бер авылга барып җиттем. Бәхеткә, май ае иде, шунда бер агач төбенә утырып йоклап киткәнмен. Икенче көнне мине әти эзләп тапты. Алар төне буе мине эзләгәннәр.

Әтигә үземнең аларныкы түгел икәнлегемне әйткәч, ул аптырамады. Иңбашларыма кулларын салды. «Без өйләнешкәч әниең белән читкә чыгып киттек. Бәхетсезлеккә каршы, 4-5 ел балабыз булмады. Бала алу теләге тугач, берничә балалар йортына бардык. Шунда сине күреп бик ошаттык. Сиңа ул вакытта 5 ай иде. Бары тик 10 елдан соң гына сеңлең туды. Ул вакытта инде туган якларга күчеп кайткан идек. Без сине беркайчан да чит итеп күрмәдек. Син безгә бик кадерле һәм якын. Син — безнеке. Син башка кешенеке була алмыйсың», — диде ул.

Өйдә әнинең елап, күзләре шешенеп беткән иде. Ул мине әрләмәде, кочаклап алды да, елады да елады.

Хәзер инде үзем әти. Балаларның никадәр кадерле булуын беләм. Ярый әле шул вакытта бу хәбәрне ишеткән дуларым мине аңлады. Әлбәттә, алар хәлне аңлады, без бу темага беркайчан да кагылмадык. Шундый ук дус булып үстек. Әти-әни белән һәрвакыт бергәбез. Язмышым шундый булган, димәк…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-28/14-yasht-gi-bala-buluymny-beldem-3660684

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле