Татарстанда бер тәүлектә ике бала үз-үзенә кул салган

Фаҗига очраклары кичә Казанда һәм Тукай районында булган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда берьюлы ике мәктәп укучысы (икесе дә – кыз бала) үз-үзенә кул салган.

Фаҗиганең беренчесе Тукай районында булган. Шәхси йортта караватта 8 нче сыйныф укучысының мәете табылган. Кыз тулы, әйбәт гаиләдә тәрбияләнгән. Яхшы укыган, өстәмә түгәрәкләргә йөргән.

Коточкыч очракның икенчесе Царицино бистәсендә шәхси йортта килеп чыккан. Анда 14 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Баланың мәетен төнлә якыннары тапкан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, алдагы көнне бу кыз туганнары белән сүзгә кергән. Шулай ук сыйныфташлары белән дә начаррак мөнәсәбәттә булган. Тикшерүчеләргә балаларның һәлак булу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/dva-rebenka-sveli-schety-s-zhiznyu-za-sutki-v-tatarstane

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле