«Тямай» Башкортстаннан килгән

Федоровка районыннан ди.

Фирдүс Тямаевның концертына махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет килгән. Җырчы бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә видео урнаштырган.

«Менә бу шәп ичмасам! Зур рәхмәт! Дуслар, бүген концертка махсус хәрби операциядән кайткан Башкортстанның Федоровка авылы егете килде. Позывное «Тямай» икән, жетонында да шулай язылган. Безнең концерт ошаган. Безнең җырлар белән дәртләнеп яши. Зур рәхмәт, мине бу шатландыра. Безнең егетләргә сәлам әйт. Исән-сау булыгыз! Сау-сәламәт булыгыз! Менә шулай бергә булыйк, бердәм булыйк һәм исән-сау кайтып, безнең концертларга йөреп, дусларча яшик», – ди җырчы хәрбинең кулын кысып.

Хәрби бик тыйнак, башын кагып кына тора. Түшендә хәрби бүләге дә күренә. Башкортстан егетләре шундый инде алар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-03/tyamay-bashkortstannan-kilg-n-3667103

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле