Филүс Каһиров 8 мартка нәрсә бүләк итә?

Җырчы хатынын шатландырган иң кыйммәтле бүләкне атады.

«Безнең өчен ниндидер матди әйберләр бик мөһим түгел. Иң яхшысы — эмоцияләр, — ди Филүс. — Әлеге вакытта хатынымның кәефе күтәрелсен өчен нәрсә белән шаккатырыйм микән, дип уйлап йөрим».

Ә башка вакытта ниләр бүләк иткән? Иң кыйммәтлесе?

«Күбрәк алтын-көмеш. Ә иң кыйммәтле бүләк — минем мәхәббәтем. Һәм мин үзем. Ул да миңа үзен һәм мәхәббәтен бүләк итә. Шуңа чөкердәшеп күгәрченнәрдәй яшәп ятабыз без» — дип көлә Филүс.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-03/fil-s-ka-irov-8-martka-n-rs-b-l-k-it-3667006

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле