Тимер юл күперен шартлатканнар – пассажир поездлары тоткарлана

Самара өлкәсенең Безенчукск районында Чапаевка елгасы аша салынган тимер юл күперен шартлатканнар. Күпер аша хәрәкәтне вакытлыча туктатканнар. Зыян күрүчеләр юк.

Хәбәрләргә караганда, күпернең тимер конструкцияләренә һәм коймаларына зыян килгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, тимер юлга һәм бетон терәкләргә зыян килмәгән. Хәзерге вакытта бу урын әйләндереп алынган, анда саперлар һәм махсус хезмәтләр эшли. Белгечләр күпернең поездларны үткәрүгә ныклыгы җитә алу-алмавын тикшерә.

Шул ук вакытта “Mash” телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле Звезда — Чапаевск станцияләре арасында хәрәкәт туктатылган. Мәскәүдән өч поезд һәм бер электричка тоткарлана.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/20144613

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле