Татарстанда Сабантуй көннәре билгеле

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда узачак Сабан туе көннәрен раслады. Тиешле указ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында бастырылды.

Әйтик, республиканың район үзәкләрендә һәм авылларында татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Яр Чаллыда — 15 июньдә, Казанда 23 июньдә узачак.

Даталар «җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып» билгеләнгән.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstanda-sabantui-konnaren-raslady-5884107

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле