Ике бала бикле йортта тереләй янып үлгән

Фаҗига Алтай Республикасының Турочак авылында булган.

Алтай Республикасының Турочак авылындагы бер шәхси торак йортта чыккан янгында ике кечкенә бала һәлак булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренче мәгълүматлар буенча, әти-әнисе кибеткә китеп, 13 яшьлек кызны һәм бер яшьлек баланы өйдә бикләп калдырган. Ата-ана өйдә булмаганда янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр балаларны йорттан чыгаралар. Алар аңсыз була. Ашыгыч ярдәм табиблары килгәч балаларның үлемен генә раслый. Янгын факты буенча «ике кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/136928/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле