Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлады

10 марттан 11 мартка каршы төндә изге Рамазан ае башланды, бу чорда дин тотучылар ашаудан һәм су эчүдән тыела, догалар укый һәм изге эшләргә аерым игътибар бирәләр, дип сөйләде Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия мөселманнары Диния идарәсе рәисе урынбасары Рушан Аббясов.

«Якшәмбе көнне кояш баегач, бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае керә. Бу чорда, кояш чыкканнан алып кояш баеганчыга кадәр, дин тотучылар ризык ашамыйлар, су эчмиләр. Рамазанда барлык хәрби конфликтлар, низаглар тукталырга тиеш. Бу — игелекле эшләр, хәйрия проектлары ае, мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында намаз уку һәм Коръән уку вакыты», — дип сөйләде Рушан Аббясов.

Аның сүзләренчә, Россиядә бу ай дәвамында кояш баегач, ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә өстәмә догалар — тәравихлар укыла.

«Рамазан аенда иманлы кешегә нәрсә эшләргә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген анализлау мөһим. Һичшиксез, бу айда сабырлык, якыныңа игътибар күрсәтергә кирәк. Бу — Аллаһ белән аралашу вакыты», — дип өстәде мөфти Аббясов.

Рамазан — ураза, дога, хәйрия һәм тәүбә ае. Россия дини идарәләре карары буенча ул 10 марттан 11 мартка каршы төндә башлана һәм 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: https://ria.ru/20240310/ramadan-1932091504.html?in=l

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле