Россиядә кайбер кешеләр пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Россиядә кайбер кешеләр пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Илнең Хезмәт министрлыгы пенсия яшенә җитеп килгән эшсез кешеләргә вакытыннан алда пенсия билгеләү тәртибен раслаган. Карар бүгеннән үз көченә керә.

Гамәлдәге закон нигезендә кайбер очракларда эшсез кешеләр ике елга алданрак пенсиягә чыга ала. Бу берничә очракта мөмкин. Әйтик, әгәр мәшгульлек үзәге кешене эшкә урнаштыра алмый икән, ул лаеклы ялга иртәрәк чыга ала.

Вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу өчен кирәкле иминият стажы булган (ир-атларныкы – 25 елдан, хатын-кызларныкы 20 елдан да аз булмаска тиеш. – Ред.) кеше дә бу мөмкинлектән файдалана ала. Кирәкле пенсия балларын туплаган кешене дә лаеклы ялга ике елга алданрак чыгарырга мөмкиннәр. Моның өчен барлыгы 28,2 балл җыелган булу шарт. Оешма бетерелү, хезмәткәрләре санын «кыскарту» аркасында эшсез калган кеше дә пенсиягә иртәрәк чыгуга өметләнә ала. Вакытыннан алда лаеклы ялга чыга алучылар сафы моның белән генә чикләнми, билгеле. Сәламәтлек өчен зарарлы шартларда, оешмаларда эшләүчеләр, күпбалалы әниләр дә пенсиягә иртәрәк чыга ала. Бу мөмкинлек социаль ярдәм чарасы буларак та билгеләнергә мөмкин. Ул очракта тумыштан инвалид бала тәрбияләүче ата-ананың берсе, инвалид бала опекуны да лаеклы ялга иртәрәк чыга ала.

– Кешегә вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен мәшгульлек үзәге иң элек Социаль фондтан кешенең стажы, җыелган баллары турында тулы мәгълүмат соратырга тиеш. Бу документны кеше үзе дә алып тапшыра ала. Кирәкле мәгълүматны җыйганнан соң Социаль фонд аны биш көн эчендә мәшгульлек үзәгенә җибәрә. Лаеклы ялга озатылучы, үз чиратында, вакытыннан алда пенсия билгеләүләренә ризалыгын белдереп имза куярга тиеш. Ризалык алганнан соң мәшгульлек үзәге бер көн эчендә яшәү урыны буенча Социаль фонд идарәсенә кешене вакытыннан алда лаеклы ялга чыгару турында рәсми тәкъдим җибәрергә бурычлы. Ахыргы карарны Социаль фонд кабул итә. Бу биш көн эчендә эшләнергә тиеш, – диелә министрлык хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, 1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 7,4 процентка артачак. Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сүзләренә караганда, бу яңалык республикада яшәүче 81 меңнән артык кешегә кагылачак.

– Ел башыннан эшләмәүчеләрнең социаль пенсияләре 7,5 процентка арттырылды. Ул республикада яшәүче 900 мең кешегә кагылды. Гыйнвар индексациясеннән соң республикада пенсиянең уртача күләме 21,9 мең сум тәшкил итә, – ди Эдуард Вафин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137249/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле