Башкортстанның атказанган артисты Казанга күченәме?

Рәдиф Зарипов Татарстан башкаласында фатир алган.

Тасмага шатлыклы яңалык, — дип яза ул социаль челтәрдә. — Хыяллар тормышка аша, әлһәмдүлилләһ!

23 февральгә үземә бүләк ясадым, Казанда фатир сатып алдым. Моннан алты ай гына элек Уфада фатир сатып алган идем, тойгылар «Вау!» булды. Хәзер ике тапкыр «Вау!» Минем өчен чын күңелдән шатланучылардан котлаулар кабул итәм», — дигән ул.

Котлыйбыз, әлбәттә! Мөлкәт арттыру — булган егет эше бит!

Рәдифнең укучыларын аның фатирларны берлек санда «сатып алдым», дип язуы да, Казанга күченү мөмкинлеге дә борчый. Ә сез бу хакта нинди фикердә?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-03-11/atkazanan-artistybyz-kazanga-k-chen-me-3677146

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле