Яугир егет вәгъдәсен үтәгән!

Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның Уфадагы концертына махсус хәрби операциядән ялга кайткан яугир килгән.

Ул СВОга китәсе көнне Гүзәл һәм Илдар янына килеп танышып, аларга исән-имин әйләнеп кайтырга сүз биреп киткән булган.

«Истә, декабрь аенда очраклы рәвештә «Юбилейный» Мәдәният сарае каршындагы съемкалар вакытында Илмир безне күреп, килеп танышкан иде. «Мин бүген СВОга   китәм», – диде ул.  

Мин шунда: «Илмир, барысы да яхшы булачак, күрерсең, безнең фәрештәләр саклар. Обещай!», – дигән идем. «Обещаю, кайтып җитәм», – дигән иде. Менә бит, кайтып җиткән, концертыбызга килгән. Алга таба да исән-сау йөреп кайтыгыз. Егетләргә сәлам. Барыгызны да сау-сәламәт килеш биредә көтәбез. Барысы өчен дә зур рәхмәт», – ди аңа Гүзәл.

«Сезнең фәрештәләр мине, чыннан да, саклап йөртте», – ди күңеле булган Илмир.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-13/yaugir-eget-v-g-d-sen-t-g-n-3678940

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле