43 яшьлек Гөлнара Гәрәева: Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады

Мин үземне бәяләп бетермәгәнмен: мин үзем уйлаганнан да көчлерәк икән! Бу – Чаллыда яшәүче 43 яшьлек Гөлнара Гәрәева сүзләре. Һич көтмәгәндә тормышының астын өскә китергән яман чир тормышка гына түгел, әнә шулай үзенә дә башкача карарга өйрәткән аны. Яман шешне җиңгән Гөлнара ханым бүген шундый үк сынауга дучар булган башка хатын-кызларга да ярдәм итә.

– 2017 елда үземне начар хис итә башладым. Күзләрем начар күрә башлады. Көннәрдән бер көнне берсе бөтенләй сукырайды. Аңымны югалтып егыла идем. Берничә айдан күкрәгем авыртып уяндым. Капшап карагач, шеш барлыгын абайладым. УЗИ ясаттым. Диагнозым белән бик озак килешә алмыйча йөрдем. Төшенкелеккә бирелдем. Бар дөньясына рәнҗеп, үпкәләп, күз яше түктем, – дип искә ала әңгәмәдәшем үзендә яман шеш икәнлеген белгән көннәрен.

Гөлнара ханым яшерми: диагноз турында ишеткәч, рухи яктан бу дөньядан китәргә әзерләнә башлый ул. Өстәвенә хәле дә авырайганнан-авырая бара. Әмма улының каты итеп әйткән бер сүзе аның бу уйларын юып тараткандай була. Яман шеш табуларын белгәч, ул чакта әле 12 яшьлек малай, күзләренә тутырып карап: «Әни, дәвалана торган чир бит бу!» – ди. Шул мәлдә урын өстендә яткан Гөлнараның эченә җылы йөгергәндәй була, яшәүгә өмете уяна. Акрынлап интернетта шушы чир турында күбрәк укый, яман шешне җиңгән кешеләр язмышы белән таныша башлый.

– Аннары үз-үземне кулга алырга этәргән тагын бер вакыйга булды. Мин авырган чорда бер-бер артлы танышларым вафат була башлады. Кемдер фаҗигале рәвештә, кемдер башка сәбәп белән… Һәм шунда минем баштан: «Кешеләр бит чирдән генә үлми, кемнең гомере кайчан өзеләчәге билгесез. Шуңа күрә үзеңә бирелгән гомерне кадерләп яшәп калырга кирәк», – дигән уй йөгереп үтте, – ди Гөлнара. – Ни өчен шулай килеп чыкканын да аңладым: мин дөрес яшәү рәвеше алып бармаганмын. Дөрес тукланмый идем, йокы туйганчы йоклаган чакларым аз булды, артык авырлыктан интектем.

Яман шешкә каршы көрәш дөньяга, тормышка карашы үзгәрүдән башлана Гөлнара Гәрәеваның. 16 курс – химия терапиясе, 20 курс нур терапиясе уза. Аннары операция ясыйлар. Нур терапиясен узганда көн саен Чаллыга кайтып йөри. Иртүк Казанга килсә, кичен инде Чаллыда була.

– Күпме гомер калганы билгесез бит – улымны күреп каласым килде. Шуңа күрә ара ерак дип тормадым, дәваланганда да гаиләм янына кайтып йөрдем. Гомумән, мондый яман чир белән очрашкан кешегә якыннарының терәк булуы бик мөһим. Ул яктан мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Гаиләм, ирем бик нык ярдәм итте, терәк булды. Химия терапиясен алмыйча торган арада сәяхәттә йөрдек. Буш вакытта озаклап саф һава, урман һавасы сулый идек. Бу миңа шулай ук көч өстәде. Сүз уңаеннан, урман һавасы миңа кандагы лейкоцитларны нормага китерергә ярдәм итте. Көненә 35000–36000 адым җәяү йөри идем. Чир аяктан екмасын дисәң, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Стресс вакытында тынычлыкны саклау да мөһим. Никадәр тыныч булсаң, чир дә шулкадәр тизрәк чигенә, – ди Гөлнара ханым.

Яман шешкә каршы көрәшкән мәлдә моңа кадәр теләп тә вакыт тапмаган, күңеле яткан эшләр белән шөгыльләнә башлый. Балачактан җырчы булырга хыялланган Гөлнара иң беренче эш итеп вокалга языла. Спорт белән шөгыльләнә башлый. Аннары үзе шикелле язмышка дучар булган гүзәл затларны бер мәйданчыкка туплап, Чаллыдагы «Нур» яшьләр үзәгендә махсус берләшмә оештыра. Яман шеш белән күзгә-күз очрашканнар өчен оештырылган «Тормыш энергиясе» дип аталган волонтерлык берләшмәсендә бүген барлыгы 300ләп кеше исәпләнә. Бирегә йөрүчеләрнең һәр көне алдан язылган. Монда алар өчен стиль, матурлык, йога дәресләре, төрле мастер-класслар, концертлар оештырыла. Табиб, психологлар белән дә даими очрашулар уза биредә.

– Үземнән соң якты эз калдырасым килде. Бу берләшмә – әнә шул теләгемнең чагылышы. Яман шеш белән очрашкач, тормыш кадере тагын да арта икән. Артка борылып карагач, үзеңнең барлык хата-ялгышларың аермачык күренә. Аларны тизрәк төзәтергә, үзеңне кадерләп яшәргә омтыла башлыйсың. Әмма моны соң чиккә җиткермичә, вакытында аңласак иде, – ди Гөлнара Гәрәева.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137445/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле