«Сизәм, кемдер минем янга килә…»

«Бүлмәдә кеше юклыгын беләм, ишек тә бикле бит…»

«Әниләр белән әйткәләшеп алгач, өйдән чыгып киттем, берәр җирдә кунармын әле дип уйладым. Киттем үземнең автопаркка. Раздевалкада йоклармын әле димен. Әле охрандагы әбине мине кертергә көчкә күндердем. Төнлә кеше кертергә ярамый, әби утны яндырмасаң гына кертәм, диде. Караңгы раздевалкага кердем. Көчкә үземнең чишенә торган почмагымны табып, эскәмиягә яттым. Йокыга киткәнмен. Берзаман кемдер йөргән тавышка уянып киттем. Юеш аяклары белән лач-лыч йөри бу. Башта эштәге берәр малай душтан чыкты ахырысы, дип уйлыйм. Аннан соң башка сукты бит төнлә монда кеше юклыгы. Чәчләр үрә торды. Лач-лыч йөри теге шкафлар арасыннан. Миңа таба якынайганын сизәм. Әй, кем анда, дип кычкырып җибәрдем. Тынды теге. Бер-ике минуттан тагын аяк тавышы. Уже сизәм, ике шкаф аша гына. Өскә куртканы элдем дә караңгыда выключательне кармалап эзли башладым. Утны яндырып карарга исәп, бәлки берәрсе шаярадыр минем белән дим. Выключательне таптым, ләкин ут янмый. Охранада әби рубильниктан сүндергәндер инде, мин ут яндырмасын дип. Теге миңа таба килә. Ишетәм аяк тавышлары уже якын. Ишекне табып шакый башладым. Әби мин чыгып йөрмәсен дип, аны да бикләп куйган булган. Әби ачуланып, нәрсә булды дип ишекне ачты. Мине куып чыгарды. Таңга кадәр калган вакытны урамда йөрдем. Эшкә килгәч, ир-атларга сөйләдем бу төн турында. 80нче елларда монда бер эшче душта асылып үлгән булган икән. Шуннан соң эштә душка да кермәс булдым мин».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-13/siz-m-kemder-minem-yanga-kil-3680011

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле