«Мине кайбер коллегалар санга сукмый иде…»

Уфада Әнвәр Нургалиевның концертлары башлана. Сигез көн гөрләтәчәк ул башкаланы. Ләкин уңышка җырчы бик сикәлтәле юллар аша килүен белдерә.

Бер интервьюсында ул 2002 елда төшерелгән видео урнаштырган һәм җырчы булырга теләгән яшьләргә киңәшләрен биргән.

«Яшь чаклар — 2002 ел. Шунда да тамашачым сызгырып, кул чабып мине дәртләндереп торган. Кемгәдер сәхнә юлы җиңел бирелә, кемгәдер ул юл — сикәлтәле. Бу — 2002 eл, рәхмәт, тамашачым, миңа тугры булганыгыз өчен, ышанычыгыз өчен. Айсылу Загретдиновага рәхмәт. Беркем белмәгән Әнвәрдә җырчы күреп, вакытында мине «Ихлас» төркеменә чакырганы өчен. Илдар энекәшкә рәхмәт таланты җырлары, аранжировкалары өчен.

Яшь җырчыларга киңәшем: курыкмагыз. Мине кайбер дуслар-коллегалар санга сукмый торган иде. «Кем бу яшь егет?» — дип сорасалар, «Ә бу безнең чыгыш арасында күлмәк алыштырыр өчен генә», — дип әйткән булганнар. Тырышыгыз, сабырлык төбе — сары алтын. Сынмагыз, тырышканга Аллаһыбыз бирә», — дип язган Әнвәр.

Яхшы киңәш, колак салыгыз, яшьләр! Ә Әнвәр, чыннан да, маладис булды. Килешәсезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-14/mine-kayber-kollegalar-sanga-sukmyy-ide-3680379

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле