Йомырканы кемнәргә ашарга ярамый?

Соңгы арада кыйммәтле ризыклар сафына күчкән йомырканың сәламәтлек өчен шифасы бихисап. Бер йомыркада 6 грамм аксым, 15 грамм төрле майлар, 85 миллиграмм фосфор, 25 миллиграмм кальций, 1,2 миллиграмм тимер һәм бик кыйммәтле витаминнар җыелмасы бар. Бер йомырка А витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 1/5 өлешен канәгатьләндерә.

– Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

– Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы – таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

– Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

– Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Истә тот!

– Холестерины югары булганнарга йомырка ашау тыела.

– Шикәр авыруы булганнарга да сак булу сорала. Аларның кан тамырлары шикәр белән зарарланган, шуңа бу кешеләргә атеросклероз барлыкка килү куркынычы күбрәк яный. Ә ул, үз чиратында, инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин.

– Ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә дә йомырка ашауны чикләргә кирәк. Панкреатит вакытында аеруча сак булу сорала.

– Бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан интегүчеләргә дә йомырка ашау киңәш ителми.

– Йомырканы бер яшькә кадәрге балаларга да ашатырга ярамый. Йомырка сарысының дүрттән бер өлешен генә бирә аласыз. Ә агын бөтенләй ашатырга киңәш ителми.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137217/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле