«Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз!»»

«Күп очракта сезгә хатын-кызлар язса да, мин дә үз тарихымны сөйләргә булдым. Бәлки, бу язмам ир-егетләр өчен файдалы булыр, моны укыганнан соң, күбесендә үзенә карата ышаныч артыр».

«Үземне белгәннән бирле һәрвакыт тыйнак егет булдым. Кызлар белән сөйләшергә, аралашырга оялдым. Югыйсә, карап торышка озын буйлы егет, чибәрлегем дә бар кебек. Дусларым әллә ничә кыз “алмаштырганда да” мин үбешүнең нәрсә икәнен дә белмәдем.

Бервакыт спорт залында шөгыльләнгәндә яныма бер чибәр хатын-кыз килде. Таныштык. Дөрес, аны моңа кадәр дә күзәтеп йөрдем, тик янына барырга кыймадым. Ул кияүдә, ике баласы бар. Иренең хыянәтеннән туеп, минем белән дуслашырга булган.

Дилә белән ике еллап очраштык. Безгә бергә рәхәт иде, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, киңәшләрен бирде. Мин аңа баш-аягым белән гашыйк булдым. Тик язмыш безне аерды. Ул ире белән юл һәлакәтенә тарып һәлак булды. Аны югалткач, күз яшьләрем белән еладым.

Диләдән соң, интернетта Гөлшат белән таныштым. Авыл кызы булгач, тәртипле, тыйнактыр дип уйладым. Ялгышканмын. Ул миңа хыянәт итте. Бу вакытта без инде бергә яши идек. Гафулар үтенде, кичерүемне сорады. Кичердем. Ләкин бу хыянәт берничә тапкыр кабатланды. Ахырда түзмәдем, араларны өздем. Хәер, ул каршы килмәде. Башкага гашыйк булуын әйтте.

Инде хатын-кыз дигән заттан күңелем кайтты дигәндә язмыш мине Наилә белән очраштырды. Икебез дә бер үк спорт клубына йөрдек. Наилә шушы ук клубка йөрүче бер бай егет белән очраша иде. Мин хәтта көнли идем. Ләкин бу “мәхәббәт” озакка бармады, алар аерылышты. Бер яктан, сөендем, чөнки саф күңелле Наиләгә теге егет пар түгел иде. Наилә бу хәлне авыр кичерде. Бервакыт, үзен юатырга теләп, аны яратуымны әйтеп салдым. “Нигә алданрак әйтмәдең?” – диде ул.

Шул көннәр бирле без өйдә дә, эштә дә бергә. Икебез дә волейбол белән шөгыльләнәбез. Кызыксынуларыбыз, уйларыбыз уртак. Наилә – минем ныклы терәгем. Әл дә теге чакта үзенә яратуымны әйткәнмен, дим. Егетләр! Кызларга карата кыюрак булсак иде. Оялып йөреп, бәхетегездән колак кага күрмәгез!
Илназ».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-14/b-hetegezne-kuldan-ychkyndyrmagyz-3680820

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле