11 турист кар ташкыны астында калган: икесе чыга алмаган

Фаҗига булган урынга коткаручылар киткән.

Камчаткада бер төркем туристлар – 11 кеше таудан ишелеп төшкән кар ташкыны астында калган. Икесе чыга алмаган.

18 мартта көндез (Камчаткада Мәскәү вакыты белән чагыштырганда сәгать аермасы +12) Кризислы хәлләр идарәсе үзәгенә Красноармейск үткелендә (тау сырты аша үтә торган юл) чаңгыда йөрергә чыккан 11 кешелек туристлар төркеменең таудан ишелеп төшкән кар астында калуы турында хәбәр кергән. Тау юлыннан барганда, көчле җил чыгып, аларны иңкүлеккә “ыргыткан”. Шуннан соң туристлар өстенә кар ишелеп төшкән.

Фаҗига Камчатканың Елизово районында булган. Туристлар маршрутка чыкканчы, кар ишелү куркынычы игълан ителмәгән булган. Шул ук вакытта төбәктә 14 марттан бирле Тын Океаннан үтеп кергән циклон хөкем сөргән. 18 март иртәсендә Елизово районында буран чыккан, төшкә таба һава торышы әйбәтләнгән. Фаҗига булган урынга бер төркем коткаручылар киткән.

Чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/20268141
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле