Урам эте 10 яшьлек баланың битен һәм күзен тешләгән

Красноярск краеның Филимоново авылы мәктәбе янында урам эте, 10 яшьлек малайга ташланып, аның битен һәм күзен җәрәхәтләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, эт малайга 18 мартта дәресләрдән соң өенә кайтып барганда ташланган. Мәктәп коймасыннан 15 метр тирәсе ераклыкта эт балага һөҗүм итеп, аның битен һәм күзен тешләгән.

Малайны Красноярск краеның профессор Макаров исемендәге офтальмология хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле битарафлылык буенча җинаять эше кузгатканнар. Тикшерү барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре Канск районы хакимиятенең, шулай ук сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен җаваплы кешеләрнең эшенә бәя биреләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138102/


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле