Татарстанда 30дан артыграк әбине үтергән маньякны гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткәннәр

Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка карата хөкем карары чыгарган. Маньяк 30дан артыграк өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 тапкыр үтерү омтылышында, моннан тыш 30дан артыграк талау очрагында гаепле дип танылган.

“Гаепле булуын танып, гомерлек төрмә рәвешендә җәза чарасы билгеләргә”, – дигән судья. “Таһиров башта 10 елны – төрмәдә, гомеренең калган өлешен – махсус режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Моннан тыш ул зыян күрүчеләргә 1,5 миллион сумнан артыграк күләмдә акча түләргә тиеш булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138349/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле