Нигә Рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк?

Башка айлардан аермалы буларак, Рамазанда ураза тоту аеруча җиңел. Ни өчен, түбәндә сүз шул хакта.

“Рамазан уразасы турында күп кенә хәдисләр риваять ителә. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен тапшырган: “Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шәйтаннар баглана”.

Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда:
Аллаһның рәхмәте иңәр, шәйтаннар бикләнер, багланыр, ураза тотарга комачауламас.

Шуңа да күпләребезнең, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел булуын һәм гөнаһлар да аз кылынуын сизгәне бардыр. Килешәсезме?

Аллаһ Тәгалә кылган гамәл-гыйбадәтләрне кабул кылса иде”, — дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-03-21/nig-ramazan-aenda-uraza-totu-i-elr-k-3694272

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле