Татарстанда 9 яшьлек бала 3 балконны яндырган

20 кеше йорттан мөстәкыйль чыккан.

Кичә көндезге икеләр тирәсендә Чаллыда 3/05 йортта яшәүчеләрдән МЧСның диспетчерлык хезмәтенә янгын чыгу турында хәбәр кергән. Коткаручылар килгәндә, подъезд инде төтенгә күмелгән булган. Бишенче катта ике бүлмәле фатирның балконында ут чыгуы ачыкланган. Балконның такта белән тышланган эче тулысынча янган, шулай ук түшәменә зыян килгән.

Күршеләренә – югары катларда яшәүче ике фатир хуҗасына да балконнарын ремонтларга, түшәмнәрен яңартырга туры киләчәк. Янгынның башлангыч сәбәбе – баланың ут белән шаяруы. Янгын чыккан фатирда 9 яшьлек бала ялгызы гына калган. 36 яшьлек әнисе сырхауханәгә киткән, әтисе эштә булган. Малай, балконга чыгып, кабызгыч тапкан да шуның белән мамыклы таякчыкка ут төрткән. Баланы төтенгә күмелгән фатирдан әтисе чыгарган: малай, куркып, иң элек аңа шалтыраткан булган. Тагын 20 кеше фатирларыннан мөстәкыйль чыккан. Зыян күрүчеләр юк.

Чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/proisshestviya/igraia-s-zazigalkoi-rebenok-spalil-tri-balkona-v-celnax
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday



Бәйле