«Аны гомерем буе сагынып яшәрменме?..»
«Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.
Бик каты әрләштек. Ул гафулар үтенде, миннән башка яши алмавын әйтте. Тик… Туй булмады. Без аерылыштык. Бу хәлләргә берничә ай вакыт узды, ә мин аны әле дә яратам. Күптән түгел ул шалтыратып очрашырга, сөйләшергә, аңлашырга тәкъдим итте. Ләкин мин баш тарттым. Аны күргәч, башымны югалтырмын дип курыктым.
Ул да мине ярата, мин дә яратам. Әмма гафу итә алмыйм. Аның хыянәтен берничек тә аклый алмыйм. Йөрәгемдә мәхәббәт белән нәфрәт көрәшә. Нишләргә?»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-21/tuy-aldynnan-egetem-hyyan-t-itte-3694544 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday