Теракт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең саны арта

Соңлы мәгълүматлар буенча, «Крокус Сити Холл»дагы терактта 180 кеше зыян күргән. Аларның 142се хастаханәләргә озатылган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта зыян күргән 32 кешенең хәле яхшырган, алар хастаханәләрдән чыккан. Әлеге сәгатькә һәлак булучыларның саны 137.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин кичәге мөрәҗәгатендә 24 мартны илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138531/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле