«Таҗик дусларым күп. Борчылам…»

Вилдан Шәмсетдинов Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» залында булган фаҗигадән соң кичерешләре белән уртаклашкан.

Ул милләтләр арасындагы дуслык какшар дип борчыла. Концертлар залында террор оештырган кешеләрнең таҗик милләтеннән булуы сәбәпле, соңгы көннәрдә илдә әлеге милләт вәкилләренә карата агрессия артуы күзәтелә.

«Түбәндәге видеоны «Крокус» янында, минем якын дустым, бик яхшы кеше, үз эшенең остасы, видеооператор, милләте буенча таҗик булган Ш. Нурматов төшерде, — дип видео куйган ул. — Аннан тыш та минем танышларым һәм дусларым арасында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Таҗикстан кешеләре күп.

Әлеге фаҗиганең нечкәлекләре турында укырга, ботлар һәм бик үк акыллы булмаган кешеләрнең милләтара мөнәсәбәтләрне какшатырга тырышуын күрү бик кызганыч.

Һәлак булганнарның гаиләләренә — көч һәм сабырлык. Кайгыларын уртаклашабыз һәм күпмилләтле илебез белән бергә хәсрәтләнәбез», – дип язган Вилдан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-26/ta-ik-duslarym-k-p-borchylam-3700987

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле