Рамазан ае тәмамланганчы өлгер!

Аллаһның рәхмәте белән Рамазан аеның 17нче көненә дә килеп җиттек. Уразалар, тәравихлар, ифтар вә сәхәрләр белән нурланган көннәребез көннән-көн кими, ләкин тагын бер эшебез калды әле, ул да булса фитыр сәдакасы бирү.

Фитыр сәдакасы – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң — саваплы, бирмәсәң — гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.

Мохтаҗ кешеләр Ураза гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен бирелә торган сәдака.

Фитыр сәдакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади сәдака булып санала.

Әгәр берәү хатыны, балалары өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, саваплы була.

Фитыр сәдасын мохтаҗларга һәм ярлыларга бирәләр. Фитыр сәдакасын әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирү дөрес түгел.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1445 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар – 150 сум, хәлле кешеләр, байлар 1000 сум күләмендә бирә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-03-27/ramazan-ae-t-mamlanganchy-lger-3702659
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле