«Мин бу эшне күралмас булдым»

Айдар Галимовның кызы Айгизә тагын нәрсә белән аптырата?

Бу юлы ул язылучыларына ни сәбәпле фатирын җыештырмавы турында язган.

«Балачакта мин әни ата-аналар җыелышына киткәч, кайткач тиргәмәсен өчен өй җыештырырга тотына идем.   

Менә мин бер егетне очраттым, 4 ел бергә булдык. Шуның 3 елында ул «фатир чиста түгел» дип тиргәп торды. Былтыргы депрессиядән көчкә чыктым, өй дә җыештырмадым. Бу – протест иде. Җыештыручы чакырттым. Ул вакытта миңа 26 яшь, мин таза-сау, 2 кулым, 2 аягым булган килеш, кемнедер җыештырырга чакырдым. Ул миңа булышты, берсендә, «әйдә, икәү чәй эчәбез» дип, кыстыбый да алып килгән иде. Мин анда елаганымны хәтерлим.

Кайбер кешегә өй җыештыру энергия бирә, ул музыка астында рәхәтләнеп кәефләнеп эшли. Ә мин бу эшне күралмас булдым. Мин беләм, җыештыручы аны яхшырак эшләячәк. Мин аңа рәхәтләнеп түлим, мөмкинлегем бар. Аңа да, миңа да яхшы.

Җыештыручыга алтыраткан идем, ул килә алмады. Яңа швабрага да заказ биргән идем, ул да килде. Бүген тагын рәхәтләнеп җыештырып чыктым. Бу эш кайвакытта – «текә» терапия.

Быел бу – минем үзем теләп икенче тапкыр өй җыештыруым, беренчесе берничә көн элек, Мәскәү өлкәсендәге теракттан соң, игътибарымны башкага юнәлтәсем килеп тотынган идем», — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-28/min-bu-eshne-k-ralmas-buldym-3704360

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле