«Бөтен кодларны рәттән әйтеп бирдем»

Данир Сабировның мошенниклар тозагына эләккәнен язган идек. Социаль челтәрләрдә бу хакта ул тәфсилләп сөйләде. Аның хатасын кабатлый күрмәгез!

Аның әнисе дә, хатыны да бу тозакка капкан булган инде. Әнисен ниндидер бәйгедә җиңгән, дип алдаганнар һәм приз алыр өчен акча суырганнар. Акча салгач, юкка чыкканнар. Миләүшәгә банк хезмәткәрләре булып шалтыратканнар. Әмма ул вакытында туктап калган. Ә менә Данир….

«Иң сантые мин булып чыктым. Кукмарага концертка барганда таныш түгел номерны алдым. Операторга зарлана идем инде. Гел телефон операторы хезмәткәре кебек сөйләшәләр: “Бар да ошыймы?”, – диләр. Юлда барганда элемтә өзелә дип әйткән идем. Аңа вышкаларның урнашуы, юлда барган тизлек тә тәэсир итә дип җавап кайтарды. Бөтен исем фамилиямне, адресларны әйтеп: “Бу номерны күптән кулланасыз. Аны калдырасыгыз килсә, договор эшләргә кирәк” – диләр. Әлбәттә, номерны саклап калдырасы килә, бөтен кеше шуны белә бит. “Госуслугига пин-код киләчәк, аны әйтерсез”, – диделәр. Гомердә андый әйберне әйтә торган кеше түгелмен, нишләптер бөтен кодларны рәттән әйтеп бирдем. “Пин-кодны беркемгә дә әйтмәгез”, – дигән кисәтүгә дә игътибар итмәдем.

Шуннан соң гына аңыма килдем. Тиз арада программист дустыма шалтыраттым. Бу Волгоград якларыннан мошенниклар булып чыкты. Күрше Ирек абыйның йорты янгач, МФЦда документлар белән йөргән арада бер кыз белән танышкан идек. Аңа шалтыратып, хәлне аңлаттым. Мошенниклар инде “Госуслуги”га кергән булганнар. Без тизрәк парольләрне алыштырырга җитештек. Бик зур рәхмәт әйтәм! “Госуслуги”да эшләүче кыз: “Данир исеңдә калдыр, “Госуслуги” аша андый хәбәрләр килми. Пин-кодны әйтергә ярамый”, — диде. Шул минутта ук янәдән мошенниклар шалтырата: “Сезнең “Госуслуги аккаунтына мошенниклар кергән. Аккаунтны кире кайтарыр өчен код әйтергә кирәк”, – диләр. Хәзер инде үзем шаяртып кына: “22ид555инах”, – дидем. Аңлап алдылар да, үзең бар шунда диделәр. Җәмәгать, чит номерларны алмаска тырышыгыз. Алган очракта да, бик сак эш итегез. Кемнәр генә юк бу дөньяда”, – дип сөйләде Данир Сабиров.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-27/b-ten-kodlarny-r-tt-n-ytep-birdem-3702558

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле