Телеграмны ябалармы?

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Россия хакимияте “Telegram” мессенджерын ябуны күздә тотмый. Шул ук вакытта матбугат секретаре мессенджерны эшләгән Павел Дуровка социаль челтәрнең террорчылар тарафыннан файдаланылуына игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үткән.

“Юк, әлегә бу җәһәттән бернинди дә планнар юк”, – дигән Песков бу җәһәттән сорауга җавап йөзеннән. Исегезгә төшерәбез: “Крокус Сити Холл” үзәгенә һөҗүм итүдә шикләнеп тоткарланучыларның берсе – Шәмсидин Фәридуни сорау алу вакытында “Telegram” аша “вәгазьче ярдәмчесе”нең 500 мең сум бәрабәренә кешеләрне атып үтерергә кушуы турында сөйләгән. Соңыннан “РИА Новости” хәбәр иткәнчә, “Крокус Сити Холл”да теракт кылучыларны – дүрт кешене “Ислам дәүләте” төркеменең (Россиядә тыелган террористик төркем) Әфганстандагы “канаты” – “Хорасан авазы” яллаган булырга мөмкин. Агентлык мәгълүматларына караганда, хәзер әлеге телеграм-канал юкка чыгарылган.

“Mediascope” мәгълүматлары буенча, 2023 елда Телеграмнан файдаланучылар 20 процентка арткан. Мессенджер иң популяр интернет-ресурслар арасында дүртенче урынга чыккан. WhatsApp беренче урынга чыккан. “Яндекс” – икенче, “Google” – өченче урында. “ВКонтакте” – бишенче, “YouTube” – алтынчы урынны алган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/138911/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле