«12 ел элек аерылган хатынымны очраттым»

«Үлеп ярата идем аны. Бик көнли идем. Шуңа түзә алмыйча, ул миннән аерылып ките. Аның үлгәнен белми дә идем. Бер көн аны урамда «очраттым».

«Бу хәл ике ел элек булды. Мин башка шәһәрдә командировкада идем. Кайтасы көнне автобуска билет алдым. Автобус китәргә 3 сәгатькә якын вакыт булганлыктан, мин бераз шул тирәләрне әйләнеп килергә булдым. Карыйм, каршыга аерылган хатыным Зина килә. 12 ел элек аерылган идек аның белән. Үлеп яраттым мин аны. Көнләдем бик каты. Ул ахырдан түзмәде, миннән аерылып китте. Менә шулай мин аны шушы командировкага барган шәһәрдә уйламаганда очраттым.

Озак сөйләштек. Аннары ул миңа әйтә: әйдәле минем белән бер учреждениега кереп чык әле, миңа анда кереп чыгарга кирәк, ләкин үзем генә керә алмыйм мин анда, ди. Мин ризалаштым. Киттек шунда. Кердек. Безнең яннан төрле кешеләр үтеп китә. Олылар да, яшьләр дә, балалар да. Ул моментта мин уйлап та карамадым болар монда нишләп йөри икән дип. Бөтен уй-хисем шушы яраткан хатыныма бөркетелгән иде. Хатыным бер ишекне ачты да миңа шундый моңсу хушлашкан күзләре белән карап алды да кереп китте, артыннан ишеген япты. Мин ишек янында кайчан чыгар икән, дип көтеп тордым. Ләкин ул күренмәде.

Шулчак мин ничектер аңыма килгән кебек булдым. Мин бит хәзер автобуска өлгермим! Як-ягыма карасам — куркып киттем. Мин ниндидер ташландык бина эчендә басып торам. Тизрәк аннан чыктым. Сәгатемә карасам — автобуска соңга калганмын. Икенче рейска билет алганда минем бер сәгать элек киткән автобусымның авариягә эләгеп, әйләнгәнен ишеттем. Барлык пассажирлар һәм автобус шоферлары да үлгән. Ә аннан соң кайткач, элекке хатынымның әнисеннән Зинаның 10 ел элек үлгәнен ишеттем. Менә шундый хәл булды минем белән. Кешегә сөйләсәң, ышанмас иде. Монда язарга була».

Менә шундый хәлләр дә була.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-29/12-el-elek-aerylgan-hatynymny-ochrattym-3706582

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле