Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңалыкны аңлатканнар

Россия Хөкүмәте хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу тәртибен гадиләштерүне күздә тоткан карарга кул куйган.

Хакимият органының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга – Кораллы көчләргә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче оешмалар белән контрактларын югалткан яки аларны тиешенчә рәсмиләштерә алмаганннарга кагылачак бу.

Кара нигезендә, хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм таныклыгын алу өчен контракт күчермәсен тапшыру таләп ителмәячәк. Моңа кадәр әлеге кәгазьне тапшыру мәҗбүри булып торган. Шулай итеп, ветеран статусын алу өчен яралану, җәрәхәтләнү яки контузия алуны раслаган документларны, шулай ук дәүләт яки ведомство бүләге белән бүләкләнү турында документларны күрсәтү дә җитәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/139026/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday


Бәйле