Янгын дүрт кешенең гомерен өзгән

Шуларның икесе — бәләкәй балалар. Фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган?

Бүген төнлә Башкортстанда, Белорет районы Железнодорожный авылының Профсоюз урамындагы йортта көчле янгын булган.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йорт һәм мунча яна, ялкын автомобильләргә күчкән була.

Ярты сәгатьтән соң янгын локальләштерелә. Кызганычка каршы, утта 4 кеше -1967 елгы ир-ат, 1991 елгы хатын-кыз, 3 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малай һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлгең сәбәпләре ачыклана. Йортта янгын хәбәрчесе булмаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-03-31/yangyn-d-rt-keshene-gomeren-zg-n-3707910

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле