«Җырлый белмисең, сөйлә…»

«Әгәр дә сузып җырлый торган моңым, тавышым булса, бәлки, шоулар да ясамас идем, күлмәкләр дә алмаштырмас идем. Кеше акча түләп килгәч, нәрсәгә булса да карарга тиеш бит инде», — ди Илсөя Бәдретдинова.

— Бездә тамашачы үзенчәлекле. Кемдер концертка — җыр тыңларга, кемдер — Илсөянең үзен күрергә, кемдер — матурлыкка сокланырга, яшьрәкләр шоу карарга килә. Быелгы программага төп принциплар нинди? — дип сорый алып баручы.

— Олы һәм урта яшьтәгеләр, бик яшьләр дә бар. Миннән еш кына «нинди юнәлештә иҗат итәсең» дип сорыйлар. Мин белмим, әйтә дә алмыйм. Менә шул «Мәтрүшкәләр» җыры кая да, «Торып бас» җыры кая? Программада рок та, шансон, дискотека, этно-рок та бар. Бик күп юнәлешләр бар. «Күп сөйлисең, җырла», да диләр, икенчеләре «җырлый белмисең, сөйлә», ди. Өченчеләре «ник күлмәгеңне еш алмаштырасың», ди, «бигрәк матур, күлмәгеңне генә карарга киләбез», диючеләр дә бар. Нәрсәгә булса да карарга килсеннәр инде, Зифа апа.

Әгәр дә басып, җәелеп китеп, сузып җырлый торган моңым, тавышым булса, бәлки, шоулар да ясамас идем, күлмәкләр дә алмаштырмас идем. Кеше акча түләп килгәч, нәрсәгә булса да карарга тиеш бит инде. Кулдан килгәнчә… — ди Илсөя.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-01/yrlyy-belmise-s-yl-3708340

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле