Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

10нчы апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, “Хозур ТВ” YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Чыганак: https://dumrt.ru/news/news/news_30456.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле