«Бывший»ларга эләккән!

Илмира Нәгыймова кем генә дип атамаган аларны.

Җырчы социаль челтәрдә яңа җыр тәкъдим итә. Анда мондый сүзләр бар:

«Мин кояштыр дигән идем,
Ул бер ут кына икән.
Чын кешедер дигән идем,
Син бер «шут» кына икән.

Мин язмыштыр дигән идем,
Ул ялгыш кына икән.
Мин бәхеттер дигән идем,
Ул сагыш кына икән.

Мин корычтыр дигән идем,
Ул калай гына икән.
Мин егеттер дигән идем,
Ул малай гына икән.

Ышанырлык дигән идем,
Көләрлек кенә икән.
Таянырлык дигән идем,
Йөрерлек кенә икән.»

Хисләр бураны тынмаган әле монда… Менә «бывшый» да кемнеңдер газизе, ул да гел карадан гына тормый дигән аңлау килгәч, буран тынган, акыл кергән, дип исәпләргә буладыр. Сез бу хакта нинди фикердә, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-01/byvshiy-larga-el-kk-n-3708337

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле