Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр арта бара

Барысы да уртача дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, аларның гомеренә куркыныч янамый.

Бүген иртән Алабугада “Политех” көллиятенә пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 12гә җиткән. Барысы да уртача дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, аларның гомеренә куркыныч янамый. Зыян күрүчеләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр пилотсыз очкычлар һөҗүменнән алты кешегә зыян килүе, өчесенең хастаханәгә озатылуы турында хәбәр ителгән иде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139327/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле