«Мин ышанучан кеше шул…»

Башкортстанның атказанган артисты Иркә үзенә бүләк ителгән спиртлы эчемлекләрне чүп чиләгенә түгә икән. Ә нәрсәләрне ярата?

 «Башкорт хуҗабикәсе» — блогер Миләүшә Шәйхелисламова җырчыга тамашачысы нинди бүләкләр бирүе хакында сорашкан. Видеоны социаль челтәрләрдә «Вип-Арт» төркемендә карарга мөмкин.

Иркәгә концертларда спиртлы эчемлекләр дә бүләк итәләр икән. Әмма алар шунда ук чүп савытына ташлана.

«Ирем спиртлы эчемлекләрне, гомумән, өйгә кертми. Тамашачы бүләк итә икән, ул аны ача да раковинага түгә, шешәсен чүп савытына ташлый», – дип сөйли җырчы. Ә менә тәмле, баллы ризыклар алып килүчеләрне Иркә бик ярата.

«Иркәгә спиртлы эчемлекләр бүләк итмәгез. Чөнки ул, барыбер, раковина яки чүп чиләгенә төшеп китәчәк. Иркәгә хәлвә, конфетлар бирегез. Иркә хәлвә бик ярата», – дип киңәш бирә тамашачыларга Миләүшә.

«Бер тапкыр Башкортстанның бер районында миңа бер апа 20 килограмм ит алып килде. Мин моны алып кайттым. Ул бик авыр иде. Раковинага куйдым, ә раковина ярылып, аска төшеп китте.

Ремонт ясаганда, аны миңа «бик кыйммәтле, керамика» дип саттылар инде. Айсылу: «Әни, сине рәхәтләнеп алдыйлар», – ди. Мин ышанучан кеше шул», – дип искә алган җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-04-02/min-yshanuchan-keshe-shul-3709939

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле