«Кыз булса, алимент та түләмим!»

Безнең заманда да шундый ирләр бар икән…

«Өч ел элек булды бу хәл. Бер егет белән яратышып өйләнештек. Мөхәббәтен белдереп, үзе артымнан йөгереп йөрде. Шуңа күрә бәхетле яшәячәгебездә шигем бөтенләй булмады. Иртә куанганмын икән.

Авырга узганымны белгәч, бик шатланды. “Минем улым булачак!» дип, бар дөньяга сөрән салып йөрде ирем. Беренче УЗИ үтәргә баргач та кызыбыз булачагын әйттеләр. Кич иремнең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп алдым. “Кызыбыз булачак!» дию белән аны җен алмаштырдымыни! Йодрыкларын төйнәп, өстемә килә! Чак качып котылдым. Икенче көнне: “Бар, аборт эшләт! Югыйсә, үзем төшерәм яраксыз кызыңны!» — дип акырды.

Ул эшкә китү белән әниемә шалтыратып, елый-елый хәлемне сөйләп бирдем. Ул мине алып кайтып китте. Ирем озак кына каңгыртып йөрде. “Аерылышсак та, аборт эшләт! Кыз өчен барыбер алимент түләмим!» — диде.

Күрәсең, Ходай Тәгалә минем чын мәхәббәтемне юлыма чыгарыр өчен бу сынауларны биргәндер. Кызыма ике яшь булганда гомерлек мәхәббәтем белән таныштым. Егет кеше булса да, матур итеп туй үткәрдек. Кызым аңа “Әти!» дип дәшә. Ә теге бәндә эчкечелеккә сабышты. Урамда бомж кебек йөри. Ачуланмыйм да аңа хәзер. Күрәсең, әшәкелегенең җәзасын татыйдыр».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-03/kyz-bulsa-aliment-ta-t-l-mim-3712426


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле