Җиде яшьлек малай өе янында пычрактан 600 мең сумлык асылташ тапкан

Австралиянең Квинсленд штатында җиде яшьлек малай 14,5 карат авырлыгында якут ташы (сапфир) тапкан.

Райли Беттеридж якут ташлары чыгарыла торган урын тирәсендәрәк яши. Асылташны ул өеннән чама белән 200 метр ераклыкта саздан тапкан. Беренче тапкыр гына түгел: өч яшеннән асылташлар эзләп таба башлаган ул. Әмма монысы – иң зурысы.

Малайның әти-әнисе зәркән бизнесы белән шөгыльләнә. Әтисе кәйлә һәм көрәк ярдәмендә гаилә шахтасыннан асылташлар чыгара, ә әнисе шулардан алка-йөзек кашлары ясый.

Малайның әнисе әйтүенчә, табылдык бәясе 10 мең долларга (600 мең сумнан артыграк) җитәргә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/139424/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday 


Бәйле